Тынычлык һәм иминлек теләделәр

2013 елның 18 октябре, җомга
Сишәмбе көнне барлык мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Имам-мөхтәсиб Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр шәһәр мәчетендә вәгазь укыды, барысын да бәйрәм белән котлады, шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллинның котлавын укыды. Корбан бәйрәме – изге эшләр аркылы безнең туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез белән мөнәсәбәтләребезне, башка милләт кешеләре белән дуслыгыбызны ныгыта, диелә бу котлауда.

Вәгазьгә килгән халыкны район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов котлады.
Ә Ак мәчеттә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте вәкиле Тимергали хәзрәт Юлдашев бәйрәм уңаеннан намаз үткәрде. Ул барлык халыкка тынычлык һәм иминлек теләп, изге эшләрне мөмкин кадәр күбрәк кылырга өндәде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International