«Сәламәтлек саклау» милли проектының «сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында Кызыл Бистә авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше буенча эшләр башкарылды.
Төбәк акчалары исәбенә ФАПта барлык кирәкле әйберләр: медицина җиһазлары, мебель, оргтехника һәм кондиционер урнаштырылды.