Болгар шифаханә интернат-мәктәбендә чит тел укытучылары секциясе узды

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Болгар шифаханә интернат-мәктәбендә чит тел укытучылары секциясе узды

2024 елның 20 августында «Болгар шифаханә интернат-мәктәбе» ДБББУ базасында Спас муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең эш планы кысаларында чит тел укытучылары секциясе узды. Секция эше барышында 14 кеше катнашты.

Секциянең эше күңелле башланды: мәгариф бүлеге методисты Мартынова Елена Владимировна «Вечный язык» - «Eternal Language» IV республика лингвистика конкурсында, Уильям Шекспир иҗатына багышланган инглиз теле укытучысы Гыйматдинова Гөлшат Нәкыйф кызын,«Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең инглиз теле укытучысы рәхмәт хаты белән бүләкләде. Әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча 1 укучы җиңүче, ә 3 укучы призёр булды.

2024-2025 уку елында "Чит тел" укыту предметын укыту үзенчәлекләре» темасына мәгариф бүлеге методисты Е.В. Мартынова чыгыш ясады.

2024 елда инглиз теленнән БДИ һәм БДИ формасындагы ГИА нәтиҗәләре буенча  темаларга анализ белән «Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең инглиз теле укытучысы укытучысы, чит тел укытучыларының район методик бүлеге җитәкчесе Гыйматдинова Г.Н.чыгыш ясады. Гөлшат Нәкыйфовна хезмәттәшләренә ГИАга әзерләнү өчен тәкъдимнәр бирде.

        Аннары «Олимпиада хәрәкәте-проблемалар һәм чишелешләр» темасына практик юнәлешле чыгыш ясады.чыгышны Иске Рәҗәп урта мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Ч. Ф. Сәмигуллина ясады.  Чулпан Фирдәвис кызы сәләтле баланы ничек табарга, аны Олимпиадага әзерлек дәресләре белән кызыксындырырга, нинди олимпиада биремнәренә игътибар итәргә кирәклеген сөйләде, үз тәҗрибәсеннән чыгып, олимпиадага әзерлек формаларын, алымнарын һәм чараларын күрсәтте.

         Секция эше барышында 2024-2025 уку елына эш планы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International