Болгар шәһәрендә туган тел һәм әдәбият укытучылары секциясе узды

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

2024 елның 19 августында “Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче Болгар 1 нче урта белем бирү мәктәбе” МББУ базасында Спас муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел (татар) предметының федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында”, “Туган тел (татар) әдәбияты, “Татарстан Республикасы Дәүләт теле: укытуның һәм тәрбияләүнең заманча стратегияләре һәм технологияләре” темасына секциясе булды. Секция эшендә 22 кеше катнашты.

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә заманча таләпләр» темасына «Никольск урта мәктәбе»нең Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик бүлеге җитәкчесе Гаряпова Г.Н. чыгыш ясады.

«2 нче Болгар урта белем бирү мәктәбе» МБМУ директорының милли белем бирү буенча урынбасары  Г.А. Әхмәтова «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның функциональ грамоталыгын формалаштыру һәм бәяләү» темасы буенча практик-ориентир өйрәтүләрен күрсәтте.

Рус телле укучылар өчен татар теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы биремнәрен үтәгәндә типик хаталарны анализлау буенча Минәхмәтова Г.Н., “Болгар шифаханә интернат мәктәбе” ДБМУнең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы чыгыш ясады. Узган 2023-2024 нче елдагы эш анализы һәм татар теленнән БДИ нәтиҗәләре белән мәгариф бүлеге методисты Миндубаева Р.Л. чыгыш ясады.

Синицина М.Г., МБОУ «Никольский урта белем бирү мәктәбе» информатика укытучысы «Цифрлы ресурслар куллану. "Сферум" мәгариф платформасының мөмкинлекләре " мастер-классын күрсәтте.

Секциянең эш барышында 2024-2025 уку елына эш планы турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International