Спас районыннан гуманитар ярдәм партиясе махсус хәрби операция зонасына китерелгән.
Кичә чираттагы гуманитар ярдәм партиясе махсус хәрби операция зонасына китерелде. Бу хакта Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте.
Спас районы делегациясе сугышчыларыбызга автомобиль өчен запас частьләр, инструментлар җыелмалары алып килде, шулай ук туганнарыбыздан шәхси посылкалар һәм башка кирәкле әйберләр тапшырды.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Спас районыннан махсус хәрби операция зонасына 30дан артык йөк җибәрелгән, аларны җыюда оешмалар, хакимият, авыл җирлекләре башлыклары һәм битараф булмаган район халкы катнашкан.
Фәргать Вәгыйз улы гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Әйтергә кирәк, район башлыгы күп очракта гуманитар йөкләрне үзе озата бара, махсус хәрби операция сызыгы артында безнең егетләр белән очраша һәм сугышчыларның ихтыяҗларын беренче кулдан белә.