«Хлебный» кибете сатучыларына кулланучылар хокукларын яклау турындагы законга аңлатма бирелде.

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

«Хлебный» кибете сатучыларына кулланучылар хокукларын яклау турындагы законга аңлатма бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре даими нигездә Спас районы территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык субъектлары белән чаралар үткәрә.

Чираттагы очрашу «Зубр» ҖЧҖнең «Хлебный»кибетендә узды.

Чара барышында хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү максатларында кибет җитәкчесенә һәм сатучыларына кулланучылар хокукларын яклау, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге гамәлдәге законнарның төп нигезләмәләре җиткерелде. Кибет хезмәткәрләренә товарлар сатканда гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнарының нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды, килеп туган хәлләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр бирелде.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы брошюралар, белешмәләр таратылды.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International