Болгар инде 9 ел дәвамында "Болгар радиосы"велоузышын каршылый.
"Болгар радиосы", бер ел элек кебек үк, велоузыш үткәрде. 9 ел элек башланган Традиция популярлаша бара. Аңа яңа артистлар кушыла, узышчылар туктаган авыллар алышына. Иң мөһиме - «Болгар радиосы»ның тугрылыклы тыңлаучылары саны арта. Велоузышка "ТНВ" каналы җитәкчелеге, радио алып баручылары, журналистлар, татар эстрадасы йолдызлары бик теләп кушылды. Алар 200 чакрым юл үттеләр, урта Юрткүл, Никольский авылларында, аннары Болгарның үзендә концертлар бирделәр.