12 августта лагерьның 3 сменасы балалары "Болгар" балалар сәламәтләндерү үзәге " Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырды.
Чараның төп максаты-сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физик культурага һәм спортка тарту.
Үзләренең физик әзерлеген-ГТО нормаларын тестлауны 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 90нан артык бала сынады.
Лагерьда тәрбияләнүчеләр дүрт юнәлеш буенча норматив тапшырдылар, бу гимнастика эскәмиясендә авышу, урыннан ике аяк белән этеп сикерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү һәм аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү.
ГТО нормативларын тапшыру бик күңелле, кызыклы һәм якты, спорт дәрте белән үтте. Балалар сынау нормативларын тулы көч белән үтәделәр, мөмкин кадәр сыйфатлырак чыгыш ясарга һәм бары тик яхшы нәтиҗәләр генә күрсәтергә тырыштылар!
Һәркем үз көченең һәм мөмкинлекләренең дәрәҗәсен билгеләде.
Күп кенә егетләр ГТО нормативларын уңышлы тапшырдылар! Аларга алга таба да уңышлар һәм спорт кәефе телибез!