Проблемалар аз түгел

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
Күптән түгел төгәлләнгән айлык җәмәгатьчелекнең игътибарын экстремизм проблемасына җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.



Мәсәлән, айлык барышында район мәктәпләрендә “Экстремизмга – ЮК!” дигән бердәм дәрес, рәсем, фоторәсемнәр конкурслары, класс сәгатьләре, хокук саклау органы вәкилләре белән очрашулар үткәрелде. Район китапханәләрендә, мәдәният йортларында, дә бу темага багышланган чаралар үтте, “Октябрь” кинотеатрында махсус фильмнар карау оештырылды. Бу девиз астында спорт бәйгеләре дә булды. Айлыкта күп учреждениеләр, җәмәгать оешмалары катнашса да, проблеманың хәл ителмәвен онытырга ярамый. Шуңа күрә республикада милләтара һәм динара дуслыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмга профилактика үткәрү дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International