Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру

Спас муниципаль районының Танкеевка авылында "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы кысаларында 2024 елда фельшер – акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалачак. Электр, су һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын, сантехниканы, ишекләрне, идән һәм түшәмне алыштыру планлаштырыла.

  Шулай ук әлеге проект кысаларында 2024 елда Кызыл Бистә авылында модульле технология буенча фельдшер – акушерлык пункты төзелде. Ә «Сәламәтлек саклау» милли проекты гамәлдә булган вакыт эчендә районда 6 фельдшер-акушерлык пункты төзелде.

    Яңа ФАПлар авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырттылар. Биредә барлык кирәкле әйберләр дә бар: процедура кабинеты, терапия авыруларын кабул итү бүлмәләре, акушерлык Кабинеты, артериаль һәм күз басымын үлчәү приборлары, электрокардиографлы ЭКГ.

  Яңа ФАПлар Вожи, Бугровка, Чәчәкле, Тукай, Көек, Кызыл Бистә авылларында яшәүче 2000гә якын кешегә хезмәт күрсәтә.  

     Әлеге проектның максаты-яшәү, укыту яки эшләү урыны янында халыкның барлык төркемнәренең ихтыяҗларыннан чыгып медицина ярдәме күрсәтүне оештыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International