Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында 2024 елда «Ким - Кузнечиха – Лесная Хмелевка»төбәк юлын ремонтлау дәвам итәчәк

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында 2024 елда «Ким - Кузнечиха – Лесная Хмелевка» төбәк юлын ремонтлау дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында «имин сыйфатлы юллар»милли проекты беренче ел гына тормышка ашырылмый. 2024 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында «Ким - Кузнечиха – Лесная Хмелевка» региональ трассасының юл участогы норматив хәлгә китереләчәк.

     Ремонт барышында подряд оешмасы асфальт-бетон өслектән Ике катлам җәеләчәк, янәшәдәге урыннар һәм автобус тукталышлары торгызылачак. Шулай ук юл билгеләре ясалачак. Юл эшләрен башкарганда юл хәрәкәте иминлегенә ― ясалма корылмалар, юл билгеләре урнаштыруга аерым игътибар биреләчәк.

     Бу юл район халкы өчен, шулай ук Спас муниципаль районында елдан-ел күбәя барган кунаклар һәм туристлар өчен зур әһәмияткә ия. Ул 2014 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи – архитектура музей – тыюлыгы белән ел әйләнәсе транспорт элемтәсен тәэмин итә.

     Сыйфатлы һәм куркынычсыз юллар-район һәм республика хакимияте органнары эшенең төп күрсәткечләренең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International