"Колосок" балалар бакчасында бүләкләү һәм алтын билгеләр тапшыру тантанасы булды

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

"Колосок" балалар бакчасында бүләкләү һәм алтын билгеләр тапшыру тантанасы булды.

Әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Тимур Низамовка,
тәрбиячеләре-Вера Николаевна Осинцева һәм Надежда Станиславовна Карьковага.

 
Балалар һәм тәрбиячеләр алдында сәламләү сүзе белән Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Нурвахит улы Вәлиәхмәтов чыгыш ясады һәм шәхсән ГТО отличникларына таныклыклар һәм алтын билгеләр тапшырды.
«Колосок» балалар бакчасында физик культурага һәм спортка аерым игътибар бирелә. Тәрбиячеләр дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч, үстерүче элементлар белән үткәрергә тырышалар. 
"Без балалар белән ел дәвамында даими шөгыльләнәбез, аларны ГТО тапшыруга әзерлибез. Аннары алар нормативларны безнең бакчада ук тапшыралар. Сабыйларга ярышу ошый, тәэсирләр бик күп", - дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Екатерина Евгеньевна Трофимова.
"Нормативлар тапшыруга мәктәпкәчә учреждение педагоглары да кушылды. Спорт тәрбиячеләре-балалар өчен иң яхшы мотивация. 
Безнең иң мөһим бурычыбыз – тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту, аларга хәрәкәткә һәм спортка мәхәббәт тәрбияләү, бу мәхәббәтне алар гомер буе үткәрәчәк һәм бу аларга актив һәм энергияле булырга ярдәм итәчәк. Яраткан тәрбиячеләренә карап, балалар алардан үрнәк алалар, тагын да күбрәк шөгыльләнергә телиләр", - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International