Рәсми булмаган мәшгульлек һәм «соры» хезмәт хакы алу белән бәйле килеп туган вәзгыять бүгенге көндә иң актуаль һәм көнүзәк проблемаларның берсе булып тора. Салымнарда экономия ясау өчен, күп кенә эш бирүчеләр үз ялланган эшчеләренең хезмәт хакының бер өлешен рәсми рәсмиләштерүдән «яшерәләр". Әмма гражданнар шуны истә тотарга тиеш: эш бирүчеләрнең мондый махинацияләре өчен, физик затлар кеременә салым түләү бурычы аларның үзләрендә ята.
Хезмәт хакы күләме турында телдән килешенгән эш белән тәэмин итү тискәре нәтиҗәләргә китерә һәм, аңа риза булып, хезмәткәр эш бирүчегә мөмкинлек бирә:
- хезмәткәрнең хезмәт хакыннан пенсия фондына күчермәскә, ә бу-лаеклы пенсия тәэминаты булмау һәм картлык буенча бик аз пенсияләр.;
- хезмәткәрнең хезмәт хакыннан медицина иминияте фондына күчермәскә, ә бу-түләүсез медицина хезмәте алу мөмкинлеге булмау;
- хезмәткәрнең хезмәт хакыннан Социаль иминият фондына күчермәскә, ә бу – түләнмәгән: эшкә сәләтсезлек кәгазе, йөклелек һәм бала табу буенча отпуск, бала 3 яшькә җиткәнче карау буенча отпуск, хезмәттә гарипләнү яки һөнәри авыру очрагында айлык зыян күләме, шулай ук бер тапкыр бирелә торган пособие (шул исәптән хезмәткәр үлгән очракта);
- конкрет хезмәткәрнең хезмәт хакыннан физик затлар кеременә салымны тотып калмаска, ә бу-законнарда каралган социаль, стандарт һәм мөлкәти тотып калуларны алу мөмкинлеге булмау.
Шулай ук "соры" хезмәт хакы алу банк кредитын алудан баш тартуга, виза бирүдән баш тартуга, декларацияләнмәгән керемнәр өчен җаваплылыкка тарту куркынычы, хезмәт хокукларын яклауны сорап судка мөрәҗәгать итү өчен нигезләр булмауга китерә.
Рәсми булмаган мәшгульлек, гражданнарның хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча сез «Кайнар линия» телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз:
8(84347) 3-05-69 яисә 8 (84347) 3-00-64
Дүшәмбе-җомга 8.00-17.00 сәгатьләрдә
Төшке аш 12.00-13.00 сәгатьләрдә
Шулай ук рәсми булмаган мәшгульлек фактлары турында Сез «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү юлы белән хәбәр итә аласыз.