Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы 20-27 июльдә борынгы Болгар шәһәрендә уза.

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы 20-27 июльдә борынгы Болгар шәһәрендә уза.

Форумны ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды белән берлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Форумда Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Төркиядән, Кыргызстаннан, Белоруссиядән, Таҗикстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән: Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Алтай, Кырым, Удмуртия, Чувашиядән; Волгоград, Кемерово, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Свердловск, Тверь, Төмән, Ульяновск өлкәсеннән; шулай ук Ханты-Манси автономияле округыннан. 

 

Алар барысы да-сайлап алу турын узган һәм Россия өммәте өчен иң перспективалы һәм файдалы дип танылган социаль стартап авторлары. Форумда катнашучылар социаль, мәгариф һәм мәдәни юнәлештәге проектлар: интернет, кино һәм видеопроектлар, мәгърифәтчелек һәм хәйрия инициативалары, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне, өлкәннәрне, хатын-кызларны, балаларны һәм яшьләрне мотивацияләүгә, шулай ук шәхес үсешенә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим иттеләр. Барлык бу инициативалар Россия мөселман өммәтенең актуаль проблемаларын хәл итү максатыннан төзелә. Форум барышында катнашучылар үзләренең стартапларын эшләү, аларны яклауга әзерләү һәм уңышлы гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International