Спас районының күп функцияле үзәгенә килүчеләргә кулланучы хокуклары турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районы КФҮ ГБУ филиалында гражданнарны кабул итү буенча консультация өстәле үткәрде.
Чара барышында кулланучылар законнары нигезләре, дәгъва бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) сроклары бозылган очракта эш итү тәртибе һ. б. аңлатылды.
Чараны уздыруның төп максаты-кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм кулланучыга файдалы мәгълүмат белән «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы.