17 июльдә Бердәм фольклор көненә багышланган балалар китапханәсендә «Рәсемле карусель» мастер-классы булып узды

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бердәм фольклор көне-Россия халыкларының күренекле фольклор мирасын җәмгыятьтә саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итүче бәйрәм, фольклор-Ватанга мәхәббәт берләштергән бер зур, күпмилләтле гаилә байлыгы.

17 июль көнне Бердәм фольклор көненә балалар китапханәсендә «Рәсемле карусель» мастер-классы булып узды. Әлеге чарада балалар бердәм фольклор көне тарихы белән таныштылар, халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерделәр, китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар, аннары гипстан ясалган Матрешка сыннарын, шулай ук Рус әкиятләре геройлары булган хайваннарны рәсемгә төшерделәр. Гипс сыннар бик популяр, чөнки алар экологик материалдан ясалган, җиңел һәм буяу өчен уңайлы.

Бәйрәмгә уку залында «Фольклор палитрасы» дигән китап җыелмасы әзерләнгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International