Алкогольне еш кулланганда авырулар.
Алкоголь турында без нәрсә беләбез?
• теләсә нинди спиртлы эчемлектә спирт, шулай ук су һәм аңа тиешле ис һәм төс бирә торган матдәләр бар;
• алкогольле эчемлекләр аларда алкоголь күләме буенча аерыла.
• алкоголь үз тәэсире буенча наркотик матдәләргә карый. Аз гына дозада алкоголь баш миенең эшен туктата һәм организмны ял иттерә;
• күп күләмдә алкоголь организмга агулы матдә буларак тәэсир итә, ул бавырны, баш мие күзәнәкләрен җимерә һәм алкогольгә бәйлелек яки алкоголизмга китерә.
• бер тапкыр зур дозада алкоголь куллану үлемгә китерергә мөмкин.
Алкогольне еш куллану нәтиҗәсендә нинди авырулар барлыкка килә?
• Йөрәк-кан тамырлары: кан басымы күтәрелү, миокард инфаркты һәм инсульт. Алкоголь кеше организмына кергәч, кан басымын күтәрүгә ярдәм итә. Кеше күбрәк эчкән саен, аның кан басымы күтәрелә. Кан басымы югарырак булган саен, кан тамырларына һәм йөрәккә йөкләнеш арта һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары, инфаркт һәм инсульт барлыкка килү куркынычы арта.
• Бавыр авырулары. Бавыр-алкогольне кеше организмыннан чыгаручы орган. Күбрәк эчкән саен, бавырга күбрәк йөк. Бавыр кеше организмыннан 1 сәгать эчендә 10 мл чиста алкоголь чыгара. Мәсәлән, берәрсе ярты шешә шәраб эчкән булса, өч сәгатьтән соң алкоголь аның канында булачак. Бавырның алкоголь зарарлануының төп формалары (этаплары) булып стеатоз, алкоголь гепатиты һәм бавыр циррозы тора.
• Ашказаны һәм уникебармаклы эчәкнең җәрәхәтле авыруы.
• Кискен һәм хроник панкреатит (ашказаны асты бизенең зарарлануы).
• Ирен һәм тамак рагы. Медицина тикшеренүләре шуны исбатлый: алкоголь кулланган кешеләрдә ирен һәм тамак рагы барлыкка килергә мөмкин. Әгәр дә алкоголь кулланган кеше тәмәке тартса, куркыныч сизелерлек арта.
• Психологик проблемалар һәм депрессия үсеше. Алкогольне даими кулланучыларның күбесе нервлы һәм ярсулы була. Мондый психологик халәт аларның эшенә, тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләренә һәм гаиләләренә тәэсир итә. Балалар еш газап чигә. Депрессия үсә икән, кеше ваемсыз була һәм тормыш мәгънәсен югалта;
Алкогольгә бәйле булган һәр кеше дәвалануга мохтаҗ.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы