Казанга бәйрәмгә бардылар

2013 елның 11 октябре, җомга
Районның бер төркем авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Казанның “Корстон” күңел ачу комплексында үткән бәйрәмдә катнаштылар.

Делегация составына район башлыгы Камил Нугаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов, “Востокзернопродукт “Болгар” ААҖ генераль директоры Айрат Гыйльмиев, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Ленар Гыйниятуллин, Фәргать Мөхәммәтов хуҗалыгы механизаторы Александр Шулдяков һәм “Болгар Арыш” ЯАҖнең машина белән саву операторы Равия Абдрахмановалар керде.

Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыр һәм бик кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International