Чараларда актив катнашалар

2013 елның 11 октябре, җомга
“Экстремизмга – юк!” акциясе кысаларында кадет интернат-мәктәбендә төрле чаралар оештырылды.

5нче класстан алып 7нче класска кадәр укучылар “Планета дуслык өчен” рәсемнәр конкурсында катнашып, гади карандашлар яки буяулар ярдәмендә бу проблеманы ничек күзаллауларын, аны хәл итү юлларын сурәтли алдылар. Ә өлкән класс укучылары “Без – планетада тынычлык өчен!” хәрәкәтенә кушылдылар.

Кадетлар шулай ук үзәк китапханәдә булдылар, биредә алар белән башка дин вәкилләренә ихтирамлы, сабыр булу турында әңгәмә үткәрелде. Һәр класста тематик сәгатьләр оештырдылар, укучылар фикер алышуда катнаштылар, үз күзәтүләреннән мисаллар китерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International