Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе тарафыннан дәүләт контролен (күзәтчелеген)гамәлгә ашырганда юридик затларның хокукларын яклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Су чыгару һәм полимер материаллар җитештерү предприятиеләрендәге берничә объектка законны бозып һәм нигезләр булмаганда идарә җитәкчесе боерыгы белән югары куркыныч категориясе бирелгәнлеге ачыкланды, бу аларны 2024 елга контроль (күзәтчелек) чаралар планына нигезсез кертергә мөмкинлек бирә.
Закон бозуларны бетерү максатыннан табигать саклау прокуроры тарафыннан законсыз хокукый актка протест китерелгән.
Прокурор реакциясе актларын карау нәтиҗәсендә югарыда күрсәтелгән объектларның куркыныч категориясе киметелгән.
Табигатьне саклау прокуратурасы катнашы белән юридик затларга караган объектларны законсыз тикшерүләр булдырылмаган.