Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Уңышлар мулдан булсын
2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
13 октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бәйрәм уңаеннан аларны район башлыгы Камил Нугаев котлады.
Күркәм гадәт буенча, бу бәйрәм көз көне, кыр эшләре тәмамлангач, уңышны җыеп алып, амбарларга салгач билгеләп үтелә. Бүген без тырышлыклары, намуслы хезмәтләре белән халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән генә түгел, иртәгесе көнгә ышаныч белән дә тәэмин иткән кешеләрне олылыйбыз, диелә котлауда.
Агросәнәгать тармагында эшләүчеләрнең хезмәте бәяләп бетергесез әһәмияткә ия. Җирдә эшләп, икмәк үстергән, ит-сөт җитештергән хезмәт батырлары илебезнең иминлеген, тамак туклыгын тәэмин итә.
Безнең районда авыл хуҗалыгы тармагы элек-электән зур урын алып торды, моңа безнең ата-бабаларыбыз ук нигез салган. Нинди генә һава шартлары, сәяси тетрәнүләр булуга карамастан, игенчеләр кырга чыгып, үзләренең авыр, әмма халыкка бик кирәкле эшләрен дәвам итәләр.
Безнең район элек- электән үк үзенең кыр батырлары белән дан тоткан. Хәтта һөнәри бәйрәмнәрен дә аларның күбесе үзләренең эш урынында каршы алачак, чөнки мул уңыш үстергәндә ял көннәре аз була. Районыбызда 106 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре бар, аларның 93,5 мең гектары – чәчү җирләре. Бүгенге көндә биредә шактый эшләр башкарылган, диелә котлауда. 44 мең гектар чамасы мәйданны алып торган бөртекле культуралар 43 меңнән артык гектардан җыеп алынган. Хәзер инде кукурузны бөртеккә җыеп алырга гына кирәк, тиздән бу эш тә тәмамланырга тиеш. Тулаем җыем бункер авырлыгы белән 74,5 мең тонна тәшкил итте, эшкәртелгәннән соң бу авырлык 70 мең тонна чамасы булды. Киләсе кышкы сезонга да терлек азыгы җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Һәр шартлы терлеккә 23 центнер тупас һәм сусыл азык, 32,5 центнер концентрат азык тупланган.
Хәзер киләсе ел уңышына нигез салына. Уҗым культуралары 19 мең гектарда чәчелгән, аның 12,5 мең гектардан артыгын – бодай, 5 мең гектарын арыш били. Пландагы 62,4 мең гектар җирнең 42 мең гектары туңга сөрелгән. Барлык күрсәткечләр буенча Александр Планин, Ольга Семушкина, Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы, “Болгар “ВЗП” ААҖ игенчеләре алда бара.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтү – дәүләт алдында торган иң мөһим бурычларның берсе, диелә котлауда. Бу уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Татарстанда да бу юнәлештә күп нәрсәләр эшләнә. Аграр тармак, авылның социаль-икътисадый инфраструктурасы үсешенә республикада зур игътибар бирелә. Моны безнең район мисалында да күрергә мөмкин. Соңгы елларда гына төрле программалар буенча бездә дистәләрчә километр юллар төзелде, авыллардагы мәктәпләргә, амбулаторияләргә капиталь ремонт ясала, клублар, фельдшер-акушер пунктлары төзелә һәм башка күп нәрсәләр эшләнә. Боларның барысы да авыл тормышын җанландырырга ярдәм итә.
Районда эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә, кече һәм урта крестьян (фермер) хуҗалыклары да уңышлы гына эшләп килә. Ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеше буенча безнең район республикада алдынгы урыннарның берсен алып тора.
Авыл халкы тармакны гына түгел, авылның үзенчәлеген, аның традицияләрен, мәдәниятын саклаучы нигез булып тора. Элек-электән игенче хезмәте зур хөрмәткә лаек булган. Игенче генә өстәлдәге икмәкнең чын кыйммәтен аңлый. Үзләренең тупланган тәҗрибәсен, белемнәрен яшь белгечләр белән теләп уртаклашкан, аларда җиргә сакчыл караш тәрбияләгән тармак ветераннары, алны-ялны белмичә кырларда, фермаларда, авыл хуҗалыгының башка тармакларында хезмәт куйган кешеләр аеруча зур хөрмәткә лаек.
Район башлыгы авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне бәйрәм белән котлап, аларга зур уңышлар, иртәгәсе көнгә ышаныч, нык сәламәтлек, гаилә бәхете тели.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?»
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?"
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз