Болгар шәһәр Советы хезмәткәрләре ВФСК ГТО нормативын пневматик винтовкадан ату дисциплинасы буенча тапшырдылар.
Аларга тагын дүрт нормативны тапшырырга кала: йөгерү, алга авышу, идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп, гәүдәне аркада ятып күтәрү.
Әгәр әлеге сынаулар уңышлы үтелсә, алар ВФСК ГТО отличие билгеләре белән бүләкләнәчәк.
2025 елдан ГТО отличникларына салым ташламасы алу мөмкинлеге биреләчәк.