П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәп - интернатында мәгариф оешмаларында террорчылыкка каршы саклануны эшкәртү буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узды.
«Мәгариф оешмалары һәм ял итү урыннары объектлары хезмәткәрләренең, кораллы һөҗүм һәм шартлаткыч җайланманы ачыклау вакытында укучыларның һәм сак хезмәткәрләренең гамәлләре»комплекслы сценарие буенча практик өйрәнүләр үткәрелде.
Практик этап барышында ике сценарий эшләнгән.
✅ Җитәкчелек, педагогик состав, укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре барлык гамәлләрне дә грамоталы башкардылар. Балалар укытучыларның күрсәтмәләрен төгәл һәм тыныч үтәделәр.
Куркыныч турында хәбәр итү системалары сыналган һәм мәктәпнең барлык хезмәтләре белән үзара эш итү алгоритмнары эшләнгән.
Укыту максатлары һәм куелган бурычлар тулысынча үтәлгән. Чара нормативларга туры китереп оештырылган рәвештә узды.
Мәктәптә мондый күнекмә эвакуацияләре балаларны экстремаль ситуацияләрдә гамәли күнекмәләргә өйрәтү максатыннан даими рәвештә үткәрелә.
❗укучыларның куркынычсызлыгы - мәгариф оешмасының төп максаты! Оста һәм җайлы эш иткәннәр.