"Изге Болгар җыены" бәйрәме изге җирдә меңләгән мөселманны җыйды

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

"Изге Болгар җыены" бәйрәме изге җирдә меңләгән мөселманны җыйды. Традиция буенча, май аенда татар мөселман дөньясы Болгарга Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү көненә багышланган тантаналарда катнашу, дуа булдыру, тынычлык өчен дога кылу өчен ашыга. Менә бу юлы да "Изге Болгар жыены" изге җирдә 20 меңнән артык мөселманны җыйган. Бәйрәм Россия мөселманнарының Үзәк Дини идарәсе рәисе Тәлгать Таҗуддин җитәкчелегендәге «Тауба» коллектив тәүбә догасы белән башланды. Аннан соң бәйрәм рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы рәйесе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, шулай ук Россиянең башка дин әһелләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International