Ул конкурска татар халкының милли традицияләрен саклап калуга юнәлдерелгән эш җибәрде. Бу максаттан Алсу Исмәгыйль кызы балалар өчен сабантуйлар, башка чаралар үткәреп, үсеп килүче буынны татар халкының бай мәдәнияты, традицияләре белән таныштыра. Боларның барысы да фотоальбомнарда, балалар ясаган рәсемнәрдә чагылыш таба. Казаннан килгән махсус комиссия аның ничек эшләвен балалар бакчасына килеп үзләре күреп киттеләр.