Призер булды

2013 елның 4 октябре, җомга
Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ Идарәсе Өлкәннәр көне уңаеннан оештырган пенсионерлар-машина йөртүчеләр конкурсында шәһәрдә яшәүче Геннадий Давыдов икенче урынны алды.
Ярышка республиканың төрле районнарыннан кырыктан артык кеше җыелган. Алар юл йөрү кагыйдәләре буенча тест сорауларына җавап биргәннәр, каршылыклар куелган юлда йөрү осталыкларын күрсәткәннәр. Якташыбыз барлык биремнәрне уңышлы башкарып чыккан.
Аңа Мактау кәгазе, приз медале, кубок һәм акчалата премия тапшырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International