Алкоголь турында без нәрсә беләбез?
Алкогольне еш куллану нәтиҗәсендә нинди авырулар барлыкка килә?
Ашказаны һәм уникебармаклы эчәкнең җәрәхәтле авыруы.
Кискен һәм хроник панкреатит (ашказаны асты бизенең зарарлануы).
Ирен һәм тамак рагы. Медицина тикшеренүләре шуны исбатлый: алкоголь кулланган кешеләрдә ирен һәм тамак рагы барлыкка килергә мөмкин. Әгәр дә алкоголь кулланган кеше тәмәке тартса, куркыныч сизелерлек арта.
Психологик проблемалар һәм депрессия үсеше. Алкогольне даими кулланучыларның күбесе нервлы һәм ярсулы була. Мондый психологик халәт аларның эшенә, тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләренә һәм гаиләләренә тәэсир итә. Балалар еш газап чигә. Депрессия үсә икән, кеше ваемсыз була һәм тормыш мәгънәсен югалта;
Алкогольгә бәйле булган һәр кеше дәвалануга мохтаҗ.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы