Спас районы хуҗалык субъектлары өчен ачык тыңлаулар планлаштырылган
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2024 елга контрольдәге субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә Спас муниципаль районы хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык чара үткәреләчәк.
Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык фикер алышу.
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы. Докладчы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Андреевич Панов.
Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2024 елның 10 июне, 10.30 сәгатьтә.
Чараны үткәрү урыны: Спас муниципаль районы администрациясе (Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19 йорт).
Чараның статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокукны куллану практикасы нәтиҗәләрен тикшерү; ачыкланган бозуларның сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарны контрольдә тотучы субъектларга аңлату.
Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамлангач, катнашучыларга кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк.
Ачык чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 10.06.2024 елга кадәр электрон адреска җибәрергә мөмкин: Aleksandr.Panov@tatar.ru
Мәгълүматны 8 (84342) 5-15-50 телефоны буенча төгәлләргә мөмкин.