Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов православие бәйрәме Пасха белән котлады.
Хөрмәтле православие вәкилләре, Спас районы халкы һәм кунаклары! Сезне чын күңелдән Бөек Пост тәмамлану һәм православие бәйрәмнәренең иң хөрмәтле бәйрәм - Пасха - Христосны яңадан торгызу көне башлану белән котлыйм!
Пасха игелек һәм мәрхәмәтнең иң яхшы традицияләрен, кешеләрнең тынычлыкка, татулыкка һәм иҗатка омтылышын символлаштыра, үз эченә Христианлыкның югары рухи-әхлакый идеалларын һәм кыйммәтләрен ала.
Безнең районда төрле дин вәкилләре яши. Ләкин барыбызны да бер-беребезнең дини традицияләренә хөрмәт берләштерә. Бу бәйрәм кеше мәхәббәте һәм җан җылысында гомуми иминлек һәм бәхетнең нигезе булуына ышанычны ныгыта.
Пасханың якты бәйрәме һәркемгә игелек һәм шатлык бүләк итсен!
Пасха көннәре сезнең өйләрегезгә үзара аңлашу һәм тынычлык, мәхәббәт һәм яхшылыкка ышаныч китерүен чын күңелдән телим!