2024 елның 2 маенда 10.00 сәгатьтә Башкарма комитетның утырышлар залында Спас муниципаль районы Советы утырышы узачак.
1. 2023 елга "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлеге бюджеты үтәлеше турында хисапны раслау хакында;
2. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы муниципаль берәмлегенең 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджеты турында» 2023 елның 04 декабрендәге 34-1 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында, 2024 елның 26 февралендәге 37-1 номерлы үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән;
3. Контроль-хисап палатасы отчеты турында;
4. «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе һәм сроклары турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2019 елның 11 ноябрендәге 43-5 номерлы Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советы карары белән расланган Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе һәм сроклары хакындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
5. «Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең вазыйфаи затларын һәм муниципаль хезмәткәрләрен командирлау тәртибе һәм шартлары турында» Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советының 2013 елның 18 февралендәге 29-3 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында;
6. 2024-2026 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру муниципаль программасын раслау турында;
7. Инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен яңа эш урыннары булдыру турында;
8. 2023 елда Татарстан Республикасында, шулай ук муниципаль берәмлек территориясендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында;
9. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетына җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру турында;
10. Муниципаль милекне тапшыру турында;
11. Муниципаль милекне тапшыру турында;
12. Муниципаль милекне тапшыру турында;
13. Муниципаль милекне тапшыру турында;
14. «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия төзү турында»2011 елның 14 декабрендәге 14-4 номерлы Спас муниципаль районы Советы карары белән расланган Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия төзү хакында,
15. Төрлесе