Якташыбыз республика прокуроры итеп билгеләнде

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Юстициянең өлкән киңәшчесе, безнең районда туып-үскән Илдус Нәфыйков Татарстан Республикасы прокуроры итеп билгеләнде.
Ул 1960 елда Кузнечиха авылында туган, 1нче Куйбышев урта мәктәбен тәмамлаган. 1977 елда Куйбышев автотранспорт предприятиесендә автомашиналар ремонтлау буенча слесарь булып эшли башлаган. 1978 елдан алып 1983 елга кадәр Казан дәүләт университетында белем алган. Аны тәмамлагач, үз белгечлеге буенча Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә эшләгән. 2007 елдан бирле Казан шәһәре прокуроры булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International