Якташлары истәлегенә

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе
Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов җитәкчелегендәге “Болгар” эзләнү отряды әгъзалары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлары истәлегенә агачлар утырту эшенә керештеләр.
“Болгарлес” дәүләт учреҗдениесе бушлай биргән 250ләп нарат һәм чыршы үсентеләре сугышта катнашучыларның авыл зиратындагы каберләрендә һәм Ким поселогы үзәгендәге һәйкәл яннарында үсәчәк. Моннан тыш, Трактор поселогындагы урамнарның берсенә һәм чиркәү янындагы ярның бер өлешенә агачлар утыртылачак. Әлеге акцияне үткәрүдә мәктәп укучылары Евгений Фомин, Артем Салмин, Максим Изосимов һәм эзләнү отрядының башка актив әгъзалары катнашты
Акция Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International