Ярминкәдә катнаштылар

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе
Казанда үткән ярминкәдә Иске Рәҗәп мәктәбе коллективы үзе җитештергән продукцияне сатып, тугыз мең сумнан артык табыш алды.
Сатып алучыларга бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, болгар борычы, баклажан, кабак, алма, сөт, бал һәм йомырка кебек продукция тәкъдим ителде. Яхшы сыйфаты, чагыштырмача арзан бәясе белән аерылып торган бәрәңге, кабак, тозлы кәбестә һәм сөтне халык аеруча яратып алды.
Сатудан кергән табыш беренче чиратта мәктәп өчен тиешле кирәк-яраклар алуга тотылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International