“Тавыш”та җиңүчеләр ачыкланды

2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе
Җырларга яратучы 2-9 класс укучылары арасыннан утыз бала беренче мәктәптә үткәрелгән “Тавыш” (“Голос”) музыкаль проектында катнашты.
Аларның унысы – “Актив катнашкан өчен”, тугыз укучы – “Иң яхшы башкаручы” номинациясендә билгеләп үтелде, җиде башкаручыга тамашачылар күңеленә хуш килгән өчен призлар тапшырылды. Ә икенче класс укучылары бертуган Ольга һәм Елена Белоглазовалар, Артем Избранов һәм бишенче класс укучысы Ангелина Коршунова абсолют җиңүче дип табылдылар.
Проектта катнашкан һәр укучыга грамоталар һәм татлы призлар тапшырылды. Шулай да иң мөһиме – җырлары белән алар үзләренә дә, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International