Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге хөрмәтенә
2013 елның 27 сентябре, җомга
Киләсе елда шәһәрдә Бөек Ватан сугышы елларында Казан оборона чиген эшләүдә катнашкан тыл батырлары хөрмәтенә мемориал төзи башлау күздә тотыла. Монда безнең районнан да меңнәрчә кеше катнашкан. Бу мемориал – аларның фидакарь хезмәтенә хөрмәт билгесе булачак...
Безнең күбебез сугыш елларында халыкның окоп казу эшләрендә катнашулары турында өлкән яшьтәге кешеләрдән ишетеп белә. 1941 – 1942 елның кышы коточкыч салкын килә. Шушы бик авыр вакытта, ач-ялангач халыкны озакка эшкә җибәргәннәр. Безнең районнан дә бик күп кеше Тәтеш районында окоп казу эшендә катнашкан.
Мондый хәрби-инженер оборона ныгытмалары бездә дә төзелгән. Башка урыннардагы кебек, бездәге оборона корылмалары зур булмаса да, авырлыклар чиктән ашкан була: чатнама суыклар, такы-токы ашау, начар яшәү шартлары бик күп кешеләрнең сәламәтлеген бетергән... Бу эштә катнашучыларның истәлекләренә караганда, хәтта кулга кияргә бияләй дә җитми. Ә бит окоп казуда күбесенчә хатын-кызлар һәм яшүсмерләр эшләгән.
Хәрби инженерлар планына караганда, Казан тирәсендәге оборона чиге берничә йөз километрга сузылып, республика башкаласы тирәсеннән дуга ясап үтәргә тиеш була. Ул Татарстанны гына түгел, аның белән чиктәш Чувашия, Мари республикаларын кертеп, Зөя елгасының буеннан-буена үткән. Оборона корылмаларының озынлыгы 380 километрдан артык булган. Танкка каршы тирән чокырлар барлыгы 331 километр казылган, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 50 дзот (еракка ата торган зенит уты нокталары), 419 землянка ясалган. Бу корылмаларның барысы да көчәйтелгән оборона линиясенә кергән һәм немец-фашист гаскәрләрен Казанга килеп җиткәндә туктатырга тиеш булган.
Мондый зур стратегик әһәмияткә ия булган эшләр юкка гына үткәрелми, чөнки ул чакта ук Казан эре промышленность үзәге була. Предприятиеләр фронт өчен корал, кием-салым, азык-төлек җитештерәләр, өйрәтү подразделениеләре барлык төр гаскәр өчен хәрби белгечләрне укытып, аларны шунда ук фронтка җибәрәләр. Моннан тыш, шәһәрдә эвакуацияләнгән шактый предприятие һәм учреждение була.
Татарстан халкының оборона корылмалары төзүгә керткән өлешен исәпкә алып, аларның фидакарь хезмәтен мәңгеләштерү максатыннан, Татарстан Республикасы хөкүмәте сугыш елларында хезмәт куючыларга хөрмәт йөзеннән мемориаллар (обелисклар) төзү турында карар кабул итте. Шул исәптән Казан саклану корылмасының бер участогы үткән Спас районында да мемориал төзелергә тиеш. Якынча мәгълүматларга караганда, мемориалны шәһәргә керә торган җирдә урнаштырырга җыеналар. Район тормышында бу зур вакыйга булачак, чөнки ул – безнең тарихыбыз. Дошманны җиңүгә өлеш керткән кешеләр турында без онытырга тиеш түгел. Без дәһшәтле сугыш елы хатирәләрен саклап, сугыш турындагы дөреслекне буыннан-буынга җиткерергә бурычлы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?»
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?"
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз