2нче Болгар урта мәктәбенең республикада өченче урынны алуы аеруча шатлыклы хәл. Коллективка җиһазлар сатып алу өчен 500 мең сумлык сертификат бирелде. Мәктәп директоры Людмила Борюшкинага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Район дәрәҗәсендә беренче урын Никольск урта мәктәбенә бирелде һәм ул 15 мең сумлык сертификат алды, икенче – 1нче Болгар һәм Ким урта мәктәпләре (10ар мең сумлык сертификат), өченче – Полянка урта мәктәбе (8 мең сумлык сертификат).
Аларның барысына да Мактау грамоталары тапшырылды.
Иске Рәҗәп һәм Кузнечиха урта мәктәбе коллективларына кызыксындыру грамоталары һәм 3 мең сумлык сертификатлар бирелде.
Төп мәктәпләр арасында Аграмак мәктәбе җиңүче дип табылды. Коллективка Мактау грамотасы һәм 10 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Мәктәпкәчә белем учреждениеләре арасында антоновкалылар беренчелекне алды, икенче – Болгардагы “Родничок” балалар бакчасы, өченче – Ким һәм Гусиха балалар бакчасы. Аларга Мактау грамоталары һәм 1нче урынга –10 мең, 2нче – 8 мең, 3нче урынга 5 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.