Энциклопедия нәшриятка тапшырылачак

2013 елның 7 сентябре, шимбә


Спас районы энциклопедиясе нәшриятта бастырылып чыгаруга әзерләнеп бетте.

Китапта 1640 кеше, терминнар, торак пунктлар, тарихи һәйкәлләр турында мәгълүматлар, Советлар Союзы Геройлары, тулы Дан орденнары кавалерлары, сугышта катнашучылар һәм тыл ветераннарының биографияләре бирелгән. Боларның барысы да басманы тулыландыра һәм эчтәлеген баета төшә. Бу күләмле материалны редакцияләү эше инде ахырга якынлаша, шушы араларда аны нәшриятка тапшырырга җыеналар. Район тарихы, биредә яшәгән кешеләрнең язмышы белән кызыксынучылар өчен бу басма үзенчәлекле бер бүләк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International