Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Тынычлык, дуслык һәм иминлек хакына
2013 елның 28 августы, чәршәмбе
Татарстанның Дәүләт бәйсезлеге турында декларациягә кул куйганнан бирле ике дистә елдан артык вакыт үтте. 1990 елның 30 августы тарихка республика һәм Россия Федерациясе үсешенә яңа мөмкинлекләр ачкан вакыйга буларак кереп калды. Шушы уңайдан Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев халыкны бәйрәм белән җылы котлады.
Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстан халыкларының бердәмлек, татулык символына әйләнде, диелә котлауда. Республика үсешенең, ирешкән уңышларның төп нигезе нәкъ шуңа корылган. Бер-беребезне аңлап, ярдәм итеп яшәсәк кенә без зур проектларны тормышка ашырып, югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Бүгенге көндә Татарстанның Россиядәге иң югары үсешкә ия булган төбәкләрнең берсе булуында һәрберебезнең өлеше бар.
Бу дәвердә республика илебез белән бергә демократик дәүләттә, күп партиялелек, шәхес иреге шартларында яшәргә өйрәнде, иҗтимагый һәм дини оешмалар белән элемтәләрне ныгытты. Хәзер без яңа тормыш шартларына, социаль шартларның үзгәрүенә һәм яңа икътисадка күнегеп киләбез.
Татарстаныбыз да үзгәрде. Ул киләчәккә карап яши, аны хәзер бөтен дөньяда беләләр. Иң мөһиме – без тормышның нигезен тәшкил иткән кешеләр арасындагы мөнәсбәтләрне, гаилә кыйммәтләрен, өлкән буыннар ирешкән уңышларга ихтирамны, ярдәмчеллек, патриотлык хисләрен саклап кала алдык. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам.
Халык хуҗалыгын, илебезнең оборона куәтен күтәрү өчен дә Татарстанда күп нәрсәләр эшләнә. Илебезнең барлык җитештерү тармаклары һәм Россия Кораллы Көчләре өчен эшләнгән куәтле “КамАз”лар да, Россия гражданнар һәм хәрби авиацияне очкычлар белән тәэмин итүче самолет һәм вертолетлар – барысы да бездә җитештерелә. Ел саен Яшел Үзәннең Горький исемендәге корабльләр төзү заводы диңгез халык хуҗалыгы, Россия Хәрби Диңгез флоты өчен төрле класслы корабльләр эшләп чыгара. Россия Хәрби Диңгез флотының Каспий хәрби флотилиясендә Яшел Үзәндә төзелгән һәм “Татарстан” дигән корабльнең флагман булуы белән без чын күңелдән горурланабыз.
Республикада торак төзелеше активлаша, транспорт инфраструктурасы үсә, авылларда һәм шәһәрләрдә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәниятны үстерүгә юнәлдерелгән төрле программалар тулы көч белән эшли. Клублар, ФАПлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, башка социаль-мәдәни объектлар төзелә.
Быел Казанда Бөтендөнья студентлар уенын югары дәрәҗәдә үткәрдек. Моннан тыш, дөнья чемпионатлары, ярышларның бездә үтүе дә республиканың бу өлкәдә абруй казануын күрсәтә.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгын үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә, һава шартларының игенчелек өчен уңай булмавына карамастан, Татарстан үзен җитәрлек кадәр кирәкле азык-төлек белән тәэмин итә. Монда Спас районы игенчеләренең дә өлеше бар, диелә котлауда. Катлаулы һава шартларына карамастан, авыл хезмәтчәннәре быел да бөртекле культуралардан шактый югары уңыш алдылар, терлек азыгы хәзерләүдә дә сынатмадылар. Бүгенге көндә урып-җыю тәмамланып килә һәм безнең төп бурыч – алынган уңышны бөртегенә кадәр саклау.
Рухи һәм мәдәни кыйммәтләребез – безнең иң зур байлыгыбыз. Без тарихи мирасны саклау, аны камилләштерүнең яңа юлларын эзлибез. Мәгариф системасын үстерүдә заманнан артта калмау, фән һәм икътисад элемтәсе концепциясен тормышка ашыру, борынгы Болгар һәм Свияжскины яңарту проектларын башлап җибәрү – болар барысы да киләчәктә үсешнең яңа перспективаларын күрсәтә. ЮНЕСКОның соңгы утырышында борынгы Болгарның уникаль әһәмияткә ия булуы турында әйтелде. Ә бу зур җаваплылык өсти. Безнең тарихи җиребездә гасырлар буе төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яшәгән. Борынгы Болгарда әрмәннәр, греклар, яһүдләр яшәгән авыллар булган. Алар бер җирдә яшәп, бергәләшеп хезмәт куйганнар, башка халыкларның традицияләренә, гореф-гадәтләренә, культурасына ихтирам белән карау аларга үсәргә мөмкинлек биргән.
Уңай үзгәрешләр киләчәктә дә дәвам итәр. Татарстан киләчәктә дә Россиянең куәтле, нык алга киткән төбәге булыр, ил үсешенә лаеклы өлеш кертер, аның бердәмлеген, рухи байлыгын сакларга ярдәм итәр, диде үзенең котлавында район башлыгы.
Район җитәкчесе халыкны бәйрәм белән җылы котлады һәм киләчәктә дә тормышның нигезе булган тынычлыкны, татулыкны, иминлекне ныгытуга үзләреннән лаеклы өлеш кертерләр дигән ышаныч белдерә һәм барысына да нык сәламәтлек, уңышлар, тынычлык, иминлек тели.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?»
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?"
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз