Бәйрәм алдыннан балалар китапханәсендә "Россия каеннарыннан яктылык" дигән Ватан сәгате узды, анда Болгарның 2 нче урта белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагереннан балалар катнашты. Россия турында кызыксынучанлыкларын, игътибарлылыкларын һәм белемнәрен балалар «Рәсемдәге шәһәр», «Россиянең бөек уллары», «Иң-иң» конкурсларында катнашып, кроссворд һәм ребусларны чишеп күрсәтә алдылар. Шулай ук, күңелле музыкаль пауза узды балалар хор белән "Калинка-малинка" җырын башкардылар.
Россия көне-Балалар белән Туган ил турында сөйләшергә, аларга бөек һәм көчле державабызга карата мәхәббәт, горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләргә, аларны тугрылыкка, патриотизмга һәм туган илгә ышануга өйрәтергә бик яхшы сәбәп.