2023 елның 30 маенда 11.00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Индонезиядә Россия Федерациясенең Сәүдә вәкиле белән сәгать» темасына онлайн-вебинар узачак.
Онлайн-вебинар кысаларында Россия-Индонезия мөнәсәбәтләренең агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары, шулай ук хәзерге шартларда бизнес алып бару үзенчәлекләре җентекләп яктыртылачак.
2023 елның 30 маена кадәр МСП.РФ платформасы аша чарага теркәлү (хезмәтләр атамасы - "Сервис" - "Региональ ярдәм чаралары" - "Ярдәм алу" - төбәкне һәм Сезнең бизнесны күрсәтү - "Барысын да күрсәтү" - "Күрсәтү" - "Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу").
Теркәү һәм катнашу мәсьәләләре буенча Әхмәтҗанова Альбинага +7 (987) 270-06-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.