Спас муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә соңгы кыңгырауда ВФСК ГТО билгеләре белән бүләкләү тантанасы узды

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Спас муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә соңгы кыңгырауда нормативларны уңышлы үтәгән укучыларны ВФСК ГТО билгеләре белән бүләкләү тантанасы узды.

Барлыгы 313 билге тапшырылган. Шуларның 137се алтын, 89ы көмеш һәм 97се бронза.

Бигрәк тә бүләкләргә мәктәпне тәмамлаучылар шатланды, чөнки ГТО билгесе өчен югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар өстәлә.
Балалар үз нәтиҗәләреннән бик күп уңай эмоцияләр һәм шатлык алдылар.

Балаларның алга таба да спорт тормышы алып баруларын, «ГТО» нормативлары буенча тестларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләрен һәм мөһим җиңүләргә ирешүләрен телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International