2023 елның 2 маенда, хезмәтне саклау икеайлыгы кысаларында, “Регата” өстәмә һөнәри белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә, Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге вәкиле белән очрашу булды.
Алып баручы белгеч Герасимова О.С. мәгариф учреждениесенең барлык хезмәткәрләренә туберкулез, грипп, covid-19,гепатит һәм башка авырулар турында сөйләде. Сорау-җавап рәвешендә учреждение эшчәнлеген оештыру буенча мөһим мизгелләр турында, законнар таләпләрен үтәү һәм санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү турында, авыруларны булдырмый калырга һәм әлеге авыруларны профилактикалауның башка ысуллары турында сүз барды.