Казанда «Уникс» мәдәни үзәгендә "Созвездие - Йолдызлык-2023"XXIII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең супер финалының 1 нче гала - концерты узды.

2023 елның 14 апреле, җомга

Казанда «Уникс» мәдәни үзәгендә "Созвездие - Йолдызлык-2023"XXIII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең супер финалының 1 нче гала - концерты узды.Фестивальдә Татарстан Республикасыннан, Мәскәүдән һәм Кырым Республикасыннан 5000 меңнән артык яшь талант катнашты.

Фестивальнең супер финалы нәтиҗәләре буенча вокал – соло номинациясендә өлкән төркем Спас муниципаль районы вәкиле Сафонов Николай ( җитәкчесе Аристова Т.М.) 3 дәрәҗә лауреат һәм фестивальнең Алтын йолдызына ия булды (Созвездие –Йолдызлык). Фестивальнең супер-финалында катнашучыларның дипломнары  “Булгарочка” хореография коллективына (җитәкчесе Хаматава Д.А.) һәм Моисеев Кириллга урта төркеме вокал – соло номинациясендә(җитәкчесе Лисюк В.О.) бирелде.

Аларга киләчәктә иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International