Иң яхшылар арасында

2013 елның 9 августы, җомга
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган рейтинг нәтиҗәләренә караганда, иң яхшы йөз мәктәп арасында безнең районның гомуми белем бирү учреждениеләре дә бар.

Класс-комплектта укучылар саны 14тән азрак булган мәктәпләр арасында исемлеккә Өчкүл һәм Никольск мәктәпләре кергән. Ә менә укучылар саны 14тән күбрәк булган мәктәпләр исемлегендә шәһәрдәге беренче һәм икенче урта мәктәпләрне күрергә мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк, нәтиҗә ясаганда беренче чиратта Бердәм дәүләт имтихан нәтиҗәләре, шулай ук БДИны тапшырмаучыларның күпме булуы, йомгаклау аттестациясендә 80 һәм аннан күбрәк балл туплаучылар, Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында җиңүчеләр һәм призерлар, башка күрсәткечләр дә исәпкә алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International