Якташлар бергә җыела

2013 елның 9 августы, җомга
Иртәгә Спас якташлык җәмгыятенең чираттагы утырышы була.

Читтә яшәсәләр дә, туган якларын яратучылар унберенче тапкыр бергә җыелачаклар. Район Мәдәният йортында сәгать 10да Спас районына багышланган документаль фильм күрсәтеләчәк. Аннары кунаклар шәһәрдәге әһәмиятле объектларда булачак, музей-тыюлыкка барачак. Район җитәкчелеге белән очрашулар да каралган. Әлбәттә инде, элекке хезмәттәшләр, дуслар һәм таныш-белешләр белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге дә булачак.

Атап әйткәндә, якташлык җәмгыяте оештыра торган бу очрашу һәркем күңелендә җылы хатирәләр калдырыр, дип уйлыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International