Активларга – лагерьга юллама

2013 елның 31 июле, чәршәмбе
Мәктәп укучылары һәм студентлар арасыннан иң активларга Биектау районында урнашкан “Доброград” лагерена юлламалар тапшырылды.

Анда ял итү мөмкинлеге беренче урта мәктәптән Энҗе Әхмәтҗанова белән Кристина Бакашевага, Никольск мәктәбеннән Дарья Егоровага, Спас тармак технологияләре техникумыннан Семен белән Роман Столяровларга бирелде. Яшьләр анда бер атна ял иттеләр. Бу вакыт эчендә алар ял итеп кенә калмыйча, мәдәни чараларны оештырырга өйрәнделәр, төрле акцияләрдә, конкурсларда, ярышларда катнаштылар.

Юлламалар аларга яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге аша тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International