Иркенләп ял итәләр

2013 елның 25 июле, пәнҗешәмбе


Бу көннәрдә аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән унбиш бала Чистай районының “Раздолье” санаторий-сәламәтләндерү лагерында ял итә.

Берничә көн дәвамында биредә балалар үзләренең сәламәтлекләрен ныгытачак, төрле чараларда катнашачак, әлбәттә инде, яңа дуслар табачак.

Балаларга путевкаларны Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International