Хәлне тикшереп торачаклар

2013 елның 24 июле, чәршәмбе


Безнең район территориясендә хәзерге вакытта саранчаның таралу куркыны юк – ТР “Россельхозцентр”ның район бүлеге белгечләре тикшергәннән соң шундый карарга килделәр.

Беренче чиратта бу корткычларның иң күп тарала торган урыннары: күпьеллык үлән чәчүлекләре, көтүлекләр һәм башка мәйданнар тикшерелде. Бигрәк тә шактый ташландык җирләре булган Ульяновск өлкәсе белән чиктәш территорияләргә зур игътибар бирелде. Безнең өчен саранча куркыныч тудырмаса да, бөтен кыр сезоны дәвамында хәл ныклы контроль астында булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International