“Булгарочка” Анапада ял итте

2013 елның 20 июле, шимбә


Республика конкурсларында җиңүгә ирешкән балалар сәнгать мәктәбе каршындагы “Булгарочка” бию коллективы “Зори Анапы” балалар сәламәтләндерү лагерына путевка белән бүләкләнде.

16 кешелек төркем Кара диңгез буенда иркенләп ял итте. Балаларның ялы өчен әти-әниләргә путевканың 15 процентын гына түләргә туры килде, чыгымнарның калганын ТР Мәдәният министрлыгы үз өстенә алды. Балалар ике атна дәвамында су коенды, комда кызынды, экскурсияләргә йөрде. Алар, мәсәлән, төркем җитәкчесе, әлеге мәктәп укытучысы Владлена Бурова белән бергә Азовта, Таман ярымутравында, Геленджикта, ачык һавадагы аквапаркта булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International