Комплекслы медицина тикшерүләре кешенең яшенә яки җенесенә карап өч елга бер тапкыр үткәрелә. Беренче диспансерлаштыру 21 яшьтә үткәрелә, аннары – һәр ике ел саен гомер буе тикшерелергә кирәк. Диспансерлаштыру бушлай, мәҗбүри медицина иминияте акчасы исәбенә, ике этапта алып барыла.
Беренче этап йогышлы булмаган хроник авыруларны, барыннан да бигрәк кан әйләнеше системасы авыруларын, яман шеш, шикәр авыруы, хроник үпкә авыруларын билгеләргә, шулай ук бу авыруларны китереп чыгарган югары кан басымын, канда холестеринны һәм шикәр дәрәҗәсен, артык тазалык һәм симерү, дөрес тукланмау, начар гадәтләр, аз хәрәкәтләнү кебек сәбәпләрне ачыклауга юнәлдерелгән.
Икенче этап өстәмә тикшерүдән һәм диагнозны ачыклаудан, тирән профилактик консультацияләр үткәрү һәм медицина белгечләре тикшерүен үткәрүдән тора. Боларны участок табибы ачыклый.
Диспансерлаштыру барышында белгеч-табиблар медицина тикшерүе үткәрәләр, онкоавыруларны билгеләү өчен лаборатор тикшерүләр үткәрәләр, сәламәтлекнең торышы буенча төркемнәргә бүләләр, консультацияләр һәм кирәк булганда дәвалау- сәламәтләндерү чаралары алып баралар, авырулар табылганда сәламәтлекне динамик күзәтү астына алалар. Диспансерлаштыру тәмамлангач, һәр кешегә сәламәтлек паспорты бирелә, анда медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча нәтиҗә ясала һәм тәкъдимнәр языла.
Диспансерлаштыру яшәү урыны буенча – кешеләр беренче медик-санитария ярдәме алган җирдә (поликлиникаларда, табиблык амбулаторияләрендә), ягъни үз участокларында үткәрелә. Участок табибы (фельдшер), участок шәфкать туташы яки регистратура хезмәткәре диспансерлаштыру мәсьәләсе белән кызыксынган һәр кешегә чиратсыз гына кайда һәм ничек тикшерү үтәргә кирәклеге турында аңлата, аны үтү вакытын ачыклап әйтә.